Август аеның соңгы сишәмбесендә Чирмешән районы башлыгына биш кеше мөрәҗәгать иткән
Җәйнең соңгы аенда район башлыгына 21 якташыбыз гозерен җиткергән. Аларның 14се шәхси кабул итүгә үзләре килгән.
Агымдагы елның сигез аенда район башлыгы Рамил Айбатовка барлыгы 183 мөрәҗәгать кергән. 86 гражданин шәхси кабул итүдә булган, 97 якташыбыз гозерен язма рәвештә яки электрон почта аша җиткергән.
Нигездә, күпчелек төзелеш өчен җир алу, торак мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә, махсус хәрби операциядәге якташларыбызның гаиләләре дә сорауларын ирештерә.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев