Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмиргә Сарманнан яшь гаилә күченәчәк

Әмир халкы өчен сөенечле вакыйга: авылга читтән киләчәк яшь гаилә яңа йорт нигезе кору мәшәкатьләре белән йөри.

Сарманда яшәүче, ике бала үстерүче Нияз һәм Гөлзидә Тимерҗановлар яңа өй салу, төпләнү өчен Әмир авылын иң кулае дип тапканнар. Төньяк урамның олы юл ягында йорт нигезенең казыклары кагылган да. Җир өсте кипшенүгә, төзелеш эшләрен башламакчылар.

Ниязның уңган, булдыклы абыйсы Нәсим Әмир кызы Фәнисә белән шушы авылда өч кыз үстерәләр, яңа йорт өлгертеп, үрнәк гаилә булып яшиләр. Аларга охшаган булсалар, авыл халкы икенче Тимерҗановлар гаиләсен дә бик тиз үз итәр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев