Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмирдә капкынга сәер бер хайванны эләктергәннәр

Шушы көннәрдә Әмир авылында бер хуҗалыкта капкынга сәер җәнлекне эләктергәннәр. Рәсемен ватсаптагы авыл төркеменә дә куйдылар. Көзәнгә дә, чәшкегә дә охшаган хайван сусар булып чыккан.

- Тавыкларыбыз салган йомыркалар югала башлады. Аптырадык. Нәрсә уйларга да белмәдек. Шуннан соң абзарда капкын кордык. Нәтиҗә озак көттермәде, менә шул ерткыч килеп капкан, - ди хуҗабикә Мәдинә Талипова. – Үзе зур да түгел, бик матур, йоннары ялтырап тора.

Авылда сусарларны элек тә күрүчеләр булган. Җәй айларында кайбер хуҗалыклардан чебешләр дә югалды. Монысы да аларның эше дип, әйтүчеләр булды.

Соңгы арада Әмирдә каргалар, саесканнар да күренми. Яз-җәй көннәрендә аларның оясындагы йомырка, кош балалары агач башыннан да җиңел хәрәкәт итүче сусар өчен менә дигән азык.

Көз көннәрендә кыргый мохиттә азык чикләнә, ерткычлар йорт тирәсен карый башлый, шуңа да сарай ишекләрен яхшырак ябыйк, юкса йомырка гына түгел, тавыклар да югалырга мөмкин.

Мәдинә Талипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев