Әмир авылы янындагы күпер ремонты кайчан төгәлләнәчәк?
Әмир авылы яныннан уза торган трассада, Сөлчә елгасы аша салынган күпердә ике ай чамасы элек капиталь ремонт башланды.
Шул сәбәпле җиңел автомобильләр Лашман авылы аша йөрергә мәҗбүр, ә инде зур йөк машиналары әйләнгеч юл буенча, Иске Элмәле янындагы боҗра аша китәләр.
Автотранспорт ияләре өчен бик зур уңайсызлыклар тудырган төзелешнең барышын барысы да күзәтеп бара. Һәм эшләрнең тизрәк төгәлләнүен түземсезлек белән көтеп торабыз. Бу мәсьәлә буенча социаль челтәрләрдә дә актив фикер алышу бара.
Монда ремонт эшләре башкаручы “Мостовик” җәмгыяте хезмәткәре, прораб Алексей Мифтаховка халыкны борчыган сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Объектта эш график нигезендә бара. Булачак күпернең свайлары кагылды, хәзер аларны арматуралар белән ныгытабыз. Төзелеш материаллары белән проблема юк, китереп торалар. Бүген монда алты кеше эшли. Җитә, чөнки алар тиешле эшләрне башкарып баралар. Без ял көннәрсез эшлибез, 15 сентябрьдә төзүчеләр саны артырга тиеш, - дип өметләндерде участок җитәкчесе.
-Күперне кайчан файдалануга тапшырырга тиешсез?
-26 ноябрьдә. Ләкин эшне иртәрәк, октябрь аенда төгәлләргә тырышабыз, - диде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары Марат Гомәров видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев