Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Күтәмәдән элеккеге эшкуар Раил Шәрифуллин үз теләге белән СВО зонасына киткән

Күтәмәдән Раил Шәрифуллин махсус хәрби операция зонасында килешү буенча хезмәт итә. Якташыбыз күптән түгел кабат кыска вакытлы ялга кайтты.

Без аның белән Чирмешән аграр техникумында очраштык. Бирегә ул дусты Җәүдәт Мотыйгуллин янына килгән иде һәм бер уңайдан студентлар белән дә очрашкан.

Өч малай әтисе Раил Рамил улы махсус хәрби операциягә үз теләге белән 2023 нче елның 18 июлендә киткән.

–Безнең  әти озак еллар участковый булып эшләде, Карабахта һәм Чечняда хезмәт итте. Ул бик җаваплы, гадел кеше иде, минем өчен гел үрнәк булды. Әгәр дә исән булса, һичшиксез, бүген ул да анда китәр иде. Мин армиядә хезмәт итмәдем, солдат тормышы белән таныш түгел идем. Ләкин үземне сынап карыйсым килдем, шуңа да контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым, – дип сөйләде Раил. – Әүвәл әни һәм хатын ышанмадылар, шаяртам, дип уйладылар. Аларны ике атна әзерләдем. Билгеле, каршы булдылар, үгетләп тә карадылар, аннан соң тынычландылар. Алар белән телефоннан гел сөйләшеп торабыз. Ә хезмәткә килгәндә, мин бик күп дуслар таптым, кешеләрне аерырга өйрәндем. Анда кемнең кем икәне тиз күренә.

Махсус хәрби операциягә киткәнче, Раил эшмәкәр булган, төзелеш белән шөгыльләнгән. Бүген ул бронетанк частенда машина йөртүче булып хезмәт итә. Алар “яраланган” техниканы кире сафка кайтаралар.

-Җиңүебезгә ышанырга кирәк. Барыбызга да исән-сау кайтырга насыйп булсын. Якташларыбызга гуманитар ярдәм өчен зур рәхмәт. Аннан соң, егетләргә шуны да әйтәсем килә, контракт төзүчеләр дә үз теләкләре белән төрле гаскәрләрдә хезмәт итә алалар. Анда төрле һөнәр ияләре кирәк. Кайберәүләр кулларына автомат алмасалар да, җиңүгә үз өлешләрен кертә алалар, - диде якташыбыз.

Яхшы түлиләр, ташламалар да бар

Контракт төзүчегә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2,9 миллион сум тәшкил итә: бу Идел буе федераль округында иң югары түләү (2,5 миллионы республикадан + 400 мең сум РФ Оборона министрлыгыннан). Аерым игътибар пилотсыз системалар гаскәрләренә (БПС) һәм Африка корпусына бирелә. БПС гаскәрләрендә хезмәт итү турыдан-туры хәрби бәрелешләр зонасыннан якта – икенче, өченче линияләрдә үтә, 2-3 ай мәҗбүри уку һәм контракт срогы беткәч, увольнение гарантиясе белән (минимум 1 ел). Башка гаскәрләргә күчерү юк, ә дроннар белән эшләү тәҗрибәсе (идарә итү, ремонт) тыныч тормышта да кирәкле һөнәр: студентлар хезмәттән соң югары стипендия алачак. 18-45 яшьлекләр, теләсә нинди белем белән ярый, өстенлек инженерларга һәм IT-белгечләргә бирелә.

Африка корпусына алу шартлары

Җыю пилотсыз очкыч аппаратларына (БПЛА) операторларына (40 яшькә кадәр, тәҗрибә булу яхшы), медицина хезмәткәрләренә (аккредитациясе булган 45 яшькәчә хатын-кызлар), пешекчеләргә, машина йөртүчеләргә гамәлдә; хезмәт хакы: чит илдә аена 240-310 мең сум. Таләпләр катгый: РФ гражданины булу, хөкем ителүле, ВИЧлы булмау, чит илгә чыгу рөхсәте булу, Казанда сайлау.

Ташламалар һәм гарантияләр: 3000нән күбрәк ярдәм чаралары: 10 миллион сумга кадәр бурычларны юк итү, кредит каникуллары, балаларны бушлай укыту һәм тукландыру, реабилитация, СВО ветераны статусы. Районнар үз түләүләрен башкара, ай саен гуманитар ярдәм;

Гаиләләргә – санаторийларга юлламалар, газга – субсидия, бизнес-планнар өстенлеге.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты: Чирмешән, Техническая урамы, 5 А. Тел. 8-906-117-79-38

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев