Район үзәк балалар китапханәсендә “Сөмбелә” бәйрәме үткәрделәр.
Бәйрәм кунаклары гади түгел: махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның хатыннары, әниләре һәм балалары.
Чара балалар да, өлкәннәр дә мавыгып уйнарлык конурслар белән үрелеп барды. Алар “Яфракның парын тап”, “Матрена”, “Яшелчәләр җый” кебек уеннарда катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны бәйрәмнең тарихы белән дә таныштырдылар.
Нет комментариев