Яшәүче балаларын чуен бәрәңгесе белән сыйлаганнар
Көзге каникул ялыбыз истә калырлык үтте. Клуб мөдире Гөлсирин апа безне, Яшәүче авылы балаларын, Елховой авылы музеена алып барды.
Анда бик ошады. Экология бүлмәсе бик матур. Безнең якларда яши торган хайван, кош карачкылары бик урынлы урнашкан. Археология бүлмәсендә дә кызыклы экспонатлар күп: мамонт сөякләре, борынгы сугышчы киеме һәм сугыш кораллары... Экскурсовод апа барысы турында да мавыктыргыч итеп сөйли. Әби белән бабай бүлмәсендә кунак булдык. “Әби” безне ачык йөз белән каршы алды, чуен бәрәңгесе белән сыйлады. Кулдан тукылган палас җәелгән идәнгә тезелешеп утырып, мич коймагы белән баллап чәй эчтек. “Әби” юу тактасы кулланып кер юа, юылган керне сырлы бәләк белән “кыйнап” үтүкли икән!
Сөмбел Шәйдуллина.
Яшәүче авылы.
Фото:архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев