Вера Ивановна Деганова олы йөрәкле кеше һәм педагог иде
Безгә язалар

Вера Ивановна Деганова олы йөрәкле кеше һәм педагог иде

Ул эшеннән, укыткан фәннәреннән “тәм табып” яшәде һәм эшләде.

Төрле еллар һәм төрле буын укучылары, бертавыштан, мин әйткән сүзләрне раслаячак: “Хәтта ул укыткан “икеле капчыклары” да тарих фәннәре кандидатлары булырлык. Вера Ивановна кешене тыңлый һәм ишетә белде. Ул: “Вәзгыятьне үзгәртә алмасаң – аңа мөнәсәбәтеңне үзгәрт” дигән төпле киңәш бирә иде. Укытучыбызның җәмгыять белеме дәресендә: “Бу дөньяда хатынкызның төп роле – җәмгыятькә лаеклы гражданин тәрбияләү”, – дигәне истә. Вера Ивановнаның гаиләсенә, балаларына карап, әйтеп була: ул үзе, шушы бурычын үтәгән. Инде мәрхүмә остазым гаҗәеп кеше, югары дәрәҗәдә профессиональ педагог, искиткеч әни һәм хатын буларак хәтердә калыр.  

Ирина Суворова.
Чирмешән авылы.


Нет комментариев