Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имән авылы зиратында байтак эш башкардылар

Утыз Имән авылы зиратында кабер казу коралларын һәм җеназа җыю җиһазларын саклау бинасы өр-яңадан төзелде.

Бу игелекле гамәлнең матди чыгымнарын авылдашыбыз Газинур Кирам улы Мусин үз өстенә алды һәм үзе дә эш вакытында бик актив катнашты. Төзүче осталар эшне кыска тоттылар. Җиренә җиткереп ясалган бина бик матур килеп чыкты. Ә Әсхәт Галимҗан улы Каюмов ясатып кайткан ярымайлар, бронза төсенә буялып, зират капкалары өстенә куелды.

Язын олы һәм кече зиратыбызда өмәләр дә узды. Каберлек өсте чыбык-чабыктан арынды, карт агачлар киселде.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев