Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туганнар кебек

Мин инде берничә ел Яшәүче авылында шәфкать туташы булып эшлим. Көнем татарлар арасында үтә, татарча сөйләшергә дә өйрәндем. Авылның өлкән кешеләре белән татарча аралашам. Чуваш һәм татар теле охшаш, шуңа әллә ни авырлыгы юк кебек. Без бер-беребезнең динен, гореф - гадәтләрен хөрмәт итәбез. Безнең гаилә дусларыбыз арасында да татарлар бар....

Мин инде берничә ел Яшәүче авылында шәфкать туташы булып эшлим. Көнем татарлар арасында үтә, татарча сөйләшергә дә өйрәндем. Авылның өлкән кешеләре белән татарча аралашам. Чуваш һәм татар теле охшаш, шуңа әллә ни авырлыгы юк кебек. Без бер-беребезнең динен, гореф - гадәтләрен хөрмәт итәбез.

Безнең гаилә дусларыбыз арасында да татарлар бар. Яңа Чишмә районы Ак бүре авылыннан Сәлим Шәрәфетдинов белән ирем армиядә бергә хезмәт иткәннәр. Шул вакыттан башланган дуслык бүгенгәчә дәвам итә, гаиләләр белән йөрешәбез. Туган көннәрне бергә үткәрәбез, табигать кочагына ялга чыгабыз.

Бер - беребезнең дини бәйрәмнәрен дә хөрмәт итәбез. Без аларга корбан ашына барабыз, алар да безнең олы бәйрәмнәрне игътибарсыз калдырмый. Без инде туганнар кебек. Балаларыбыз да аралашып, дус булып яшиләр.

Дуслыкка дин һәм телләр аермасы берничек тә комачауламый.



Вера Долгова.
Ивашкино.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан дружба