Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әти миңа рәнҗемәде микән?

- Мин ул чакта 13 яшьлек кыз идем. Димәк, 1954 ел булган. Берлинны алып һәм күп орден - медальләр тагып сугыштан кайткач, минем әти - Ханиев Сәлимҗан Хәмзә улы тракторчы булып колхозда эшли башлады. Беркөнне әнием Фатыйма миңа: "Бар, кызым, әтиеңә аш илтеп кайт!" -дип балчык чүлмәккә чумар ашы салды,...

- Мин ул чакта 13 яшьлек кыз идем. Димәк, 1954 ел булган. Берлинны алып һәм күп орден - медальләр тагып сугыштан кайткач, минем әти - Ханиев Сәлимҗан Хәмзә улы тракторчы булып колхозда эшли башлады.

Беркөнне әнием Фатыйма миңа: "Бар, кызым, әтиеңә аш илтеп кайт!" -дип балчык чүлмәккә чумар ашы салды, шунда кечкенә генә ит кисәкләрен төшерде һәм агач кашык куеп, чүлмәкне кызыл ашъяулык белән төенләп бәйләгәч, минем кулга тоттырды. Әти мине бик ярата иде, шуңа рәхәтләнеп риза булдым, ашатып, башымнан сыйпатасым килде. Һәм менә "Актырнак"ны ияртеп "Пәриләр кыры"на ("Каенлык" артындагы кыр ) килеп тә җиттем.
Әтиемнең җир сөреп килүче тракторын ( ДТ-54) ерктан үк күреп алдым. Һәм кулымны болгый-болгый аңа таба ашыгып атлый башладым. Янәсе, "Әти сиңа аш китердем, туктат тракторыңны!" Эх, әгәр шул вакытта баш очымда чарылдаган ала каргага күтәрелеп карамаган булсам!.. Аягым нәрсәгәдер абынып китте дә, мин җиргә сузылып яттым.... Үксеп елап ятам, янымда ашы түгелгән чүлмәк тәгәри. Әти кечкенә, ябык гәүдәмә карап озак басып торды. Ләкин бер сүз дә дәшмәде.. Тотып кыйнаган булса, бераз җиңеләеп киткән булыр иде төсле...
Кояш баеганда әти эчен тотып урталай бөгелеп кайтып керде. Ашказаны авырта икән. Шуннан соң ул тракторын ташлады, җигүле атка утырып авылда хат ташучы булып эшли башлады. 25 ел эшләгәч, "Хезмәт ветераны" булып, лаеклы ялга чыкты... Тик менә күңелдә һаман бер төер саклана: кичерде микән ул теге чакта ач калдыруымны!? Аның чирләвенә, яраткан эшен ташлавына мине гаепле санамадымы икән?"
Бу вакыйганы миңа Урманасты Үтәмештә туып үскән, озак еллар бергә тату тормыш иткән хатыным Мәсхүдә сөйләгән иде. Кызганыч, ул инде безнең арабызда юк. Ата-ана үз баласына рәнҗеми, Мәсхүдәне дә әтисе гаепләмәгәндер дип уйлыйм. Ә менә сугыш чоры балаларының ачы язмышын сүрәтләвемә Мәсхүдәнең рухы шатланыр кебек...
Назыйф Хәмитов.
Казан - Урманасты Үтәмеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утямыш