Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Лашман мәктәбен тәмамлаганга 50 ел тулды

Классташлар белән, мәктәпне тәмамлаганнан соң 50 ел узгач кабат очраштык. Бик күңелле, истә калырлык булды ул. Без күбәү укыдык, 10нчы, 11нче биш класста 168 егет һәм кыз идек. Бездән соң мәктәпләрдә 10 еллык укуга күчтеләр. Очрашуга 72 кеше җыелдык. Кайберәүләр мондый мәҗлескә беренче генә тапкыр килеп, аннан аеруча канәгать калды....

Классташлар белән, мәктәпне тәмамлаганнан соң 50 ел узгач кабат очраштык. Бик күңелле, истә калырлык булды ул.

Без күбәү укыдык, 10нчы, 11нче биш класста 168 егет һәм кыз идек. Бездән соң мәктәпләрдә 10 еллык укуга күчтеләр.
Очрашуга 72 кеше җыелдык. Кайберәүләр мондый мәҗлескә беренче генә тапкыр килеп, аннан аеруча канәгать калды.
Билгеле, иркен, мәһабәт, заманча мәктәбебезнең спорт залында уен-көлкегә, җыр-биюгә дә урын табылды, үткәннәрне сагынып искә алдык. Инде мәрхүм-мәрхүмә классташлар да хәтердә яңарды.
Элек Лашман мәктәбенә төрле авыллардан килеп укыдылар. Тату, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булдык, бик якын кешеләргә әверелдек.
Без, гомумән, еш очрашабыз. Ходай язса, классташлар белән кабат күрешү турында хыяллана башладык.
Миндар Борһанов.
Лашман авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: классташлар очрашуы Лашман мәктәбе