Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызыл Яр ветераны альбомында Пушкин, Тукай портретлары саклана

Минем фотосурәтләр альбомында бөек рус язучысы Александр Пушкинның һәм татар халкының атаклы мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның портретлары саклана.

Минем фотосурәтләр альбомында бөек рус язучысы Александр Пушкинның һәм татар халкының атаклы мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның портретлары саклана.

Бөек Тукаебыз кыска гомерле булса да (бары тик 27 яшькә кадәр генә яшәгән), үзеннән соң бик бай мирас калдырган. Ул шулкадәр барысын да алдан күзаллый белгән, хәтта аның әсәрләрен укыганда, шагыйрь бүген дә безнең арабызда яши сыман. Шигырьләре әле дә актуальлеген югалтмый.

Минем фикеремчә, һәр татар кешесе, кайда гына яшәсә дә, бөек шагыйребез – Тукаебыз белән горурлана ала. Гомумән, татар теле – безнең республикада дәүләт теле. Шуңа да телебезгә хөрмәт булырга тиеш. Туган телләрендә сөйләшеп, аралашып үскән балалар үз тамырларын, милләтләрен дә онытмаслар.

Туган тел темасына кагылышлы язмаларны район газетасыннан да еш укыйбыз. Редакция хәбәрчеләре башка темалар белән беррәттән, монысын да бик оста итеп яктыртып баралар. Гомумән, “Безнең Чирмешән” газетасы битләреннән районда булган барлык чаралар, вакыйгалар, хәбәрләр, яңалыклар турында белеп барабыз. Редакция коллективына киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен, абунәчеләренең күп булуын телим.

Асия Могыйнова.

Кызыл Яр поселогы.

Лилия Зөфәрова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев