Иске Сережкинода өмә үткәрделәр
Безгә язалар

Иске Сережкинода өмә үткәрделәр

Иске Үтәмеш авыл җирлеге җитәкчелеге Иске Сережкино авылы каберлеген карт, корыган агачлардан арындыру эшен оештырды. Киселгән агачлар зират кырыена чыгарылды.

Ә ноябрь башында искесережкинолар зират өстендә  янә өмә үткәрде. Агачлар утынга киселде, ә ботакларын Александр Петров  тракторына  төяп чыгарып, махсус урында яндырдык. Өмәчеләр зират тирәсеннән бар чүп-чарны җыеп алдылар.

Изге урынны тәртипкә китерүдә ярдәм иткән өчен,  авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингуловка, монда эшләгән ир-атлар – Федор Илюхинга, Юрий, Сергей, Константин Ермишовларга, Руслан Алфеевка, Максим Корниловка рәхмәт.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.


Нет комментариев