Чирмешәндә эскәмияләр кирәк
Хөрмәтле редакция, проблемабызны хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.
Әлеге мәсьәләне беренче тапкыр гына күтәрмибез. Элек Карл Маркс урамындагы Хезмәт Геройлары аллеясында эскәмияләр бар иде, аларны нишләптер алдылар.
Бу урам - район үзәгенең югарырак өлешендәге инфраструктура объектларына – күпфункцияле үзәккә, автовокзалга, чиркәүгә, мәчеткә, зиратка, «Кәрван-сарай»га һәм башка сәүдә нокталарына иң кыска юл. Кешеләр буш кул белән йөрми. Әйтергә дә оят, әмма безгә, өлкәннәргә, чүп савытларына утырып ял итәргә туры килә.
Ял итү урыннары - эскәмияләр больницага меңү уңаендагы тротуар янәшәсендә дә да, шулай ук Чирмешәннең елга аръягында, зур күпердән соң тротуар буенда һәм асылмалы күпердән торак йортларга кадәр арада кирәк.
Кызганыч, ялгыз карт кешеләрнең үз транспорты юк, шуңа күрә җитәкчеләр авылны төзекләндерү программасында мондый моментларны да исәпкә алсыннар иде. Үтенечебезне ишетсәләр, бик рәхмәтле булачакбыз.
Валентина Фишер, Надежда Владимирова, Галина Яксанова,
Валентина Сапожникова, Валентина Меркулова, Валентина Пыжикова.
Фото Гузель Шафиковой.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев