Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән яшьләре китап укыймы?

Бүгенге дөнья күпчелек очракта интернет һәм югары технологияләр белән бәйле. Заманча технологияләр безне үзләренең әсирләренә әйләндерә баралар, дияргә дә мөмкин һәм бу котылгысыз вәзгыять. Чөнки заманча техникалар - компьютерлар, планшетлар, смартфоннар, кесә телефоннары белән без көн саен очрашабыз, алардан файдаланабыз. Кемгәдер алар эш өчен кирәк, кайберәүләр шулар белән буш вакытларын...

Бүгенге дөнья күпчелек очракта интернет һәм югары технологияләр белән бәйле. Заманча технологияләр безне үзләренең әсирләренә әйләндерә баралар, дияргә дә мөмкин һәм бу котылгысыз вәзгыять.

Чөнки заманча техникалар - компьютерлар, планшетлар, смартфоннар, кесә телефоннары белән без көн саен очрашабыз, алардан файдаланабыз. Кемгәдер алар эш өчен кирәк, кайберәүләр шулар белән буш вакытларын уздыра.
Ә китаплар ничек соң, дигән сорау туа. Кешеләр огранизмнарын азык белән тукландыра, ә баш миенә башка - рухи азык кирәк. Аны бит китаплардан табарга мөмкин. Китап кешене яхшылыкка өнди, телне һәм дөньяга карашны баета. Китапта язылган сүзләр кеше аңына үтеп кереп, аны үзгәртә һәм дөрес юлга юнәлтә ала.
Мин үзем укучы класста "Китап укырга яратасыңмы?" дигән сорашу үткәрдем. 26 кешедән 16сы "Әйе", ә 10сы "Юк" дип җавап бирде.
Минемчә, безнең өчен кызыклы китап компьютер кебек үк бик кирәкле булырга тиеш. Әйдәгез, китапларны укыйк!
Рәйханә Мәсләхетдинова,
Чирмешән лицееның 8 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лицей Китапханә – белем учагы

2
X