Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районы авылларының киләчәге - фермерлар кулында

Иске Кади авылында яшәүче Салават һәм Розалия Камаловалар берничә ел элек Тукай поселогындагы ташландык ферма бинасын төзекләндереп, терлек үрчетә башладылар. Бүген авылда, никтер, мал асрап, җир эшкәртеп яшәүдән ләззәт алып яшәүчеләр бик аз. Авыр хезмәт керемне күп бирми, әчыгымнарының - иге-чиге юк. Шуңадыр да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне бармак...

Иске Кади авылында яшәүче Салават һәм Розалия Камаловалар берничә ел элек Тукай поселогындагы ташландык ферма бинасын төзекләндереп, терлек үрчетә башладылар.


Бүген авылда, никтер, мал асрап, җир эшкәртеп яшәүдән ләззәт алып яшәүчеләр бик аз. Авыр хезмәт керемне күп бирми, әчыгымнарының - иге-чиге юк. Шуңадыр да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне бармак белән санап чыгып була.

Сүзем Камаловлар турында иде бит. Әүвәл аларның 20 баш мөгезле эре терлекләре, 200 гектар чәчүлек җирләре бар иде. Бүген инде 700 гектар җиргә, 128 баш мөгезле эре терлеккә хуҗа алар, малларның 65се савым сыеры. Җәйге чорда хәтта ярдәмгә читтән эшчеләр алырга туры килә. Килергә теләүчеләр дә күп. Ай саен хезмәт хакын түләп торалар Камаловлар. Кемгә - печән, фураж, кирәксә бозау да бирә.

Камаловлар хезмәткәрләрен эш вакытында кайнар аш белән дә тәэмин итәләр. Даими эшчеләре дә эш шартларыннан канәгать. Савымчылар өчен уңайлы, җылы ял бүлмәсе ясап куйганнар. Камаловлар халык белән уртак тел табып эшли беләләр, шуңа да аларны әйләнә-тирәдәгеләр дә хөрмәт итә.

Соңгы вакытта авыл хуҗалыгына игътибар кимеде: колхозлар таркалды, ферма биналары җимерелде, кайбер кырларны чүп үләннәре басты. Болай барса авыллар акрынлап юкка чыга дигән сүз. Минемчә, безнең киләчәк Салават Камалов кебек фермерлар кулында. Шундый тырыш, уңган, җаваплы кешеләр булганда, авыллар яшәячәк әле.

Габделхак Кәримов.

Тукай поселогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан фермеры