Ивашкино фермеры 7 кешене эшле иткән
Ивашкинодан фермер Геннадий Макаров хуҗалыгында һәр көнне 450 килограмм тирәсе сөт савыла. Аның 100 килограммын бозауларга эчерсәләр, калганын Әлки эшмәкәренә тапшыралар.
-Абзарыбызда 49 баш сыер, аларның күпчелеге бозаулады инде, - ди Геннадий Макаров. - Сыерларның баш санын тагын егермегә арттырырга исәп бар. Печәнен, фуражын үзебез үстергәч азык мул, техникабыз да...