Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдә әби-бабайларга сәдака итеп сөт тә китерәләр

Авылыбыз халкы Рамазан аен быел да шатланып каршы алды.

Өлкәннәр белән бергә яшьләрнең дә ураза тотулары, намазга йөрүләре сөендерә. Мәчетебездә авылның мәрхәмәтле, изгелекле кешеләре ярдәмендә көнаралаш диярлек ифтар ашлары уза.

Беркөнне өйгә авылыбыз имамы, укучым Рифкать Хәкимов килеп керде. Ифтар ашларына бара алмаучыларга мәчет исеменнән авыз ачу өчен сәдака өләшеп йөрүләре икән. Бик күңелле булды. Бу изге эшне оештыручыларга Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Тагын бер укучым - “Андреевка” авыл хуҗалыгы җәмгыяте башлыгы Васыйл Әхмәтҗанов турында да әйтеп үтим әле. Өлкән яшьтәге авылдашларына ураза сәдакасы итеп сөт җибәреп тора ул. һәм бу изге эшне беренче генә ел оештыруы түгел. Иганәчедән килгән сөтне авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова, сәркатип Миләүшә Мусина, мәдәният йорты директоры Гөлсирин Шәйхетдинова волонтерлар белән берлектә атнага бер тапкыр, өчәр литр итеп, теләгән әби-бабайларга өләшеп йөриләр. Изге гамәлләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, кадерле укучыларым!

Рәхилә Мәгъсүмова, ветеран-укытучы.

Бәркәтә авылы.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев