Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Бәркәтә белән Түбән Кармалка халкының дуслыгы XVII гасырлардан ук килә

Түбән Кармалка һәм Бәркәтә: тарих берләштерелгән ике авыл

Бу ике торак пункт бер-берсеннән алтын башаклы басу аерып торучы километрлап арада гына. Шушма елгасы буеның матур табигатьле ярларында урнашкан авыллар бирегә XVII гасырларда беренче килеп утыручылар хакында хәтер саклый. Нәкъ менә шул кешеләр мондагы балыклы, урманлы һәм уңдырышлы бай  җирләрне үзләштерә башлаганнар.

Борынгылар әйтүенчә, әүвәл бу җирләргә нәкъ менә бәркәтәлеләр килеп утырганнар. Шунысын әйтергә кирәк, шул заманнардан бирле руслар һәм татарлар, дуслык, ярдәмләшү үрнәге күрсәтеп, аңлашып, татулыкта биредә гомер итәләр.

Балачак хәтере: буыннардан килгән дуслык

Минем бабам Андрей Баландин, бик яхшы истә калган, Бәркәтәдән Әхмәт бабайны еш кунак итә иде. Без аны яратып бабай дип йөртә идек. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, ул безнең өчен һәрвакыт ягымлы сүзләр таба белә иде. Алар эскәмиягә утырып сәгатьләр буе ашыкмый гына гәп корып утырганнары хәтердә. Күрәмсең, Әхмәт бабай да безнеке кебек балыкчы булгандыр.

Үзем мәктәптә укыганда Бәркәтәдән Рәүф Фәрхетдинов минем дустыма әверелде. Озын буйлы, көчле, аз сүзле егеткә рус теле кыенлык белән бирелә иде. Әмма математикадан яки башка төгәл фәннәр буенча аңардан уздыручысы булмады. Без өй эшләрен бергә эшләп, бер-беребезгә булыша идек, безне бу тагын да дуслаштырды.

Үгез хакында тарих һәм мәрхәмәтлелек дәресе

Бервакыт җәен әти миңа Шушма буендагы әрәмәдә үгез бозавын сакларга кушты. Шунда хайван коенып алырга булып, елга аша күрше авыл кыры ягына чыкты. Миңа, йөзә белмәгәнлектән, аның күршеләр җирендә йөргәнен күзәтергә генә калды. Өйгә кайтып, бу хакта әтигә әйткәч, әүвәл ул мине әрләде, аннан Бәркәтәгә китте.

Бәхетемә, Бәркәтә халкы мәрхәмәтлелек күрсәтте: алар үгез китергән зыян өчен компенсация таләп итмәделәр. Әлеге хәл кеше яхшылыгы булып, минем күңелемдә мәңгегә уелып калды.

Рамил Айбатов: район җитәкчелегенә юл

Бүген Чирмешән районын күрше шушы Бәркәтә авылыннан Рамил Айбатов җитәкли. Бәркәтәдә туып үскән егет  аларның күпбалалы гаиләләрендә – сигезенче. Ул Бәркәтәдә дә, Түбән Кармалкада да укыды, урта белем алып, карьерасын колхода башлап, үзен грамоталы белгеч итеп күрсәтте. Соңрак юридик белем дә алып, юрист булып та уңышлы эшләп алды. Ул Татарстандагы төрле компанияләрдә җитәкче постлар биләде. Тәҗрибәсе һәм профессиональлеге аны район башлыгына лаеклы кандидат итте.

Рамиль Тәлгать улы хатыны Эльвира Фәгыйль кызы белән кызлары Раянаны һәм уллары Әмирне үстерәләр. Айбатовлар гаиләсе туган якларына еш кайта, табигать белән хозурлана, дуслары һәм туганнары белән аралаша.

Киләчәккә өмет

Түбән Кармалка халкы район җитәкчесе бик зур проблеманы хәл итүдә – Түбән Кармалкадагы Никольский храмының түбәсен ремонтлауны хәл итүдә булышлыгына өметләнә. Монда яшәүчеләр халык өчен бу бик мөһим, храмны тергезү бердәмлек һәм традицияләргә хөрмәт символы булыр иде.

Без Рамил Тәлгать улының үз эшен лаеклы һәм намус белән дәвам итүенә, районның барлык халкы өчен ышанычлы лидер булуына ышанабыз.

Анатолий Чернышев, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев