Алар икесе бер елны, ике көн аша гына дөньяга аваз салалар...
Алар Иске Кади авылында иң хөрмәтле, иң үрнәк гаилә. Сүзем Имамиев Илхат һәм Рәмилә турында. Бу гаилә турында хәтта китап та язып булыр иде...
Авылыбызның күркәм гаиләсе Мотыгуллин Якуб һәм Мәйсәрә гаиләсендә 1965 елның 29 августында дүртенче бала булып Рәмилә дөньяга аваз сала. Ике көннән Имамиев Нәфисулла һәм Хәдичә гаиләсендә унынчы бала булып Илхат дөньяга туа. Алар бер үк бала табу йортында бер - бер артлы туалар. Мәрхәмәтле язмыш шулдыр, үсеп буйга җиткәч, бу ике яшь йөрәк бер - берсен яратып, гаилә коралар. Бүгенгесе көндә алар бик бәхетле булып, кызларының да бәхетләренә сөенеп яшиләр. Гаилә башлыгы Илхат нефть тармагында машина йөртүче булып эшли.
Рәмилә турында күбрәк язасым килә. Чөнки ул безнең Иске Кади, Якты Тау, Светлогорск һәм Тукай авылларының ак халатлы фәрештәсе дияр идем мин. Әйе, әйе, бу һич ялган түгел.

Балачактан ук шәфкать туташы булырга хыялланган, сары кодрә чәчле, үзенә генә килешеп торган сипкелле, сөйкемле, чибәр Рәмилә, хыялларын тормышка ашыра. Ул Яр Чаллы медицина көллиятенә укырга керә. Уңышлы гына укуын тәмамлап, 1984 нче елда районыбызның Иске Котыш участок сырхауханәсенә шәфкать туташы булып эшкә кайта. Ул вакытта баш табиб булып Татарстанның Атказанган табиб-хирургы Радионов Николай Степанович эшли иде. Ул аның эшен җиренә җиткереп эшләгәнен күреп алып, үз янында эшкә калдыра. Менә шунда Рәмиләбез бик күп тәҗрибә ала. Һәм 1987 нче елда Чирмешән район сырхауханәсенә хирургия бүлегенә эшкә чакырыла. Монда да ул зур уңышларга ирешә. 1988 нче елда шәфкать туташлары конкурсында катнашып “Лучший по профессии” дигән исем алып, Молдавия, Украина шәһәрләренә бушлай путевка белән бүләкләнә. Хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казана кызыбыз.
1989 нчы елда авылыбызның иң уңган, матур егете, Илхат белән гаилә корып, төп йортта яшәп калалар. Рәмиләгә Якты Тау авылы фельдшер акушерлык пунктында эш тәгъдим итәләр һәм хәзергесе вакытка чаклы ул шунда хезмәт куя. Әле алай гына да түгел, ул дүрт авылга хезмәт күрсәтә. Иске Кади, Якты Тау, Тукай, Светлогорск авылы халкы Рәмиләгә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Үзенең төп эшеннән кайтып керүенә аны әле бер авылга, әле икенче авылга ярдәм сорап чакыралар. Шул еллар эчендә күпме кешене үлем тырнагыннан алып калды, күпме балага дөньяга килергә булышты, аларны берничек тә санап бетерә торган түгел. Көннең, төннең кайсы вакытында ярдәм сорап чакырсалар да, ул бервакытта да юк дия белми. Шуңадыр да аны безнең төбәктә бик хөрмәт итәләр. Аның эшен күреп, хөкүмәтебез югары бәяләде. 2008 нче елда Татарстан Республикасы сәләмәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Тырышлыгы, эштә яулаган югары күрсәткечләре өчен 2014 елның 6 нчы февралендә Татарстан Республикасының Атказанган сәләмәтлек саклау хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Ә 2015 елның 15 июнендә Республика күләмендә оештырылган “Лучший специалист со средним медицинским образованием” конкурсында катнашып, “Лучшая медицинская сестра” дигән исемгә лаек була.
Рәмилә Имамиева кырык бер ел сәләмәтлек саклау өлкәсендә эшләп, район күләмендә дә абруй казана. Эшләү дәверендә алган мактау грамоталары, рәхмәт хатлары искиткеч күп аның.

Алар Илхат белән 36 ел төп йортта яшиләр. Әниләре Хәдичә апаны зурлап карадылар. Хәдичә апа , әниләре бакыйлыкка күчкән җиде балалы гаиләгә, әни булып килә. Үзе дә өч бала табып, ире белән ун бала тәрбиялиләр. Игезәк улларына дүрт ай булгач, ире Нәфисулла фаҗигале төстә вафат була. Аңа бу сынауны да үтәргә туры килә, шул балалар бары тик үзенә генә кала... Илхатнең игезәк сыңары ике яшендә каты авырудан соң вафат була. Шул тугыз баланы бер ояга җыеп, мәрхәмәтле ана барысына да үз назын биреп үстерә. Рәмилә Хәдичә апа турында болай дип сөйләде: “Мин әнигә мең рәхмәтлемен. Егерме биш ел бергә тордык. Матур яшәдек. Әни ике оя балаларын бертигез күреп, барыбызны да үз кочагына алды. Сабыр, үтә акыллы кеше булды. Аның бу матур сыйфатларын мин дә үземә алдым. Ике оя балаларын каршы алып, озатып, аларга ачык йөз күрсәтеп яшибез. Бездән кунак өзелми, кайтып, якын итеп йөриләр туганнарыбыз. Инде ничә туганыбызны соңгы юлга бездән - төп йорттан озаттык”. Эле бит аларның зур бакчалары, терлекләре, кош-кортлары да җитәрлек. Ике кызлары, кияүләре, оныклары һәрвакыт кайтып йөриләр. Кызлары, кияүләре дә нәкь үзләре кебек уңган-булганнар. Алар барысы да югары белемле, тормышта һәркайсы үз юлларын таптылар. Алма агачыннан ерак китәме соң?
Галия Сафиуллина.
Чирмешән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев