Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

45 елдан соң очрашу

Авыл Сабан туе көнне өемә күп еллар элек укыткан укучыларым килеп керде. Кулларында чәчәк бәйләме. Укучылар классташлар очрашуына кайтканнар, мине дә үзләре белән алып киттеләр. Очрашу мәдәният йортында үтте. Укучыларымның мәктәпне тәмамлауларына 45 ел вакыт үтсә дә, барысын да таныдым. Аларның бер-берсен сагынулары, күрешә алуларына сөенүләре йөзләренә чыккан. Сүз алган...

Авыл Сабан туе көнне өемә күп еллар элек укыткан укучыларым килеп керде. Кулларында чәчәк бәйләме. Укучылар классташлар очрашуына кайтканнар, мине дә үзләре белән алып киттеләр. Очрашу мәдәният йортында үтте.


Укучыларымның мәктәпне тәмамлауларына 45 ел вакыт үтсә дә, барысын да таныдым. Аларның бер-берсен сагынулары, күрешә алуларына сөенүләре йөзләренә чыккан.

Сүз алган берсе матур хатирәләргә бирелә, мәктәп елларын искә алып, әле рәхәтләнеп көлешәләр. Чәчләренә чал кергән ир-атлар һәм хатын-кызлар бик тиз малайларга һәм кызларга әйләнделәр.Әйтерсең, 45 ел гомер узмаган.

Мул табын артында әле мәктәп елларына, әле бүгенге көннәргә әйләнеп кайта-кайта озак утырылды. Укучыларыбыз безгә дә онытылмаслык бәйрәм ясадылар, истәлек бүләкләре дә биреп сөендерделәр.

Рәхилә Мәгъсумова,ветеран укытучы.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined