Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Зиратларда тәртип булдырыйк

Зиратны чисталау - һәр авыл халкының изге вазифасы. Шуңа да яз җитү белән авыл зиратларында күмәк эшләр - өмәләр башлана. Каберлекләрдә, чынлап та, эш күп - карт агачларны кисәсе, корыган үләннәрне чистартасы, кайбер чардуганнарны буяп, төзекләндереп куясы бар. Кайсыдыр авылның зиратында тәртипсезлек дип, атап әйтә алмыйм. Шөкер, безнең халык каберлекләрне...

Зиратны чисталау - һәр авыл халкының изге вазифасы. Шуңа да яз җитү белән авыл зиратларында күмәк эшләр - өмәләр башлана. Каберлекләрдә, чынлап та, эш күп - карт агачларны кисәсе, корыган үләннәрне чистартасы, кайбер чардуганнарны буяп, төзекләндереп куясы бар.


Кайсыдыр авылның зиратында тәртипсезлек дип, атап әйтә алмыйм. Шөкер, безнең халык каберлекләрне тәртиптә тота. Май аеның һәр ялында диярлек авыл зиратларында өмәләр үткәрелә. Бәйрәмнәргә кайткан, читтә яшәүче авылдашлар да бу изге эштә активрак булсыннар иде.

Кызганычка каршы, өмәләргә, нигездә, бер үк кешеләр йөри. Югыйсә зиратларны карап - тәрбияләп тоту һәркемнең изге бурычы бит. Анда чит авыллар түгел, үз туганнарыбыз, якыннарыбыз җирләнгән, бу, беренче чиратта, алар рухын хөрмәтләү булыр иде.

Минсәгыйр Миншин,
район мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зиратны чисталау

2
X