Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ял урыны – Чирмешән елгасы буенда

Чирмешән елгасы буенда (пляжга каршы, төньякта) ял урыны, яшел зона ясау буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә. Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, биредә 4 гектар мәйдан чүп-чардан, кыргый үсемлекләрдән чистартылган. Дзержинский урамыннан яр буена төшү юлларына, ике тыкрыкка, асфальт түшәлгән. Монда электр баганалары да урнаштырганнар. -Хәзер яр буена күпьеллык үлән...

Чирмешән елгасы буенда (пляжга каршы, төньякта) ял урыны, яшел зона ясау буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, биредә 4 гектар мәйдан чүп-чардан, кыргый үсемлекләрдән чистартылган. Дзержинский урамыннан яр буена төшү юлларына, ике тыкрыкка, асфальт түшәлгән. Монда электр баганалары да урнаштырганнар.
-Хәзер яр буена күпьеллык үлән чәчәбез, эскәмияләр куябыз,- Әмир Сәлим улы. - Тактадан койма ясау да күздә тотыла һәм 200 төп нарат утыртачакбыз.
Киләчәктә биредә бәлки, көймә станциясе дә булыр. Шулай ук каршы яр буендагы пляж белән бу якны тоташтыручы күперчек тә ясалырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан