"Безнең Чирмешән" газетасы фоторәсемнәрен күргәзмәгә куйдылар
Әйе, кайда гына булмасын, эчтәлекле, мәгънәле, матур фоторәсем реклама сорамый, бик тиз үзенә җәлеп итә, истә кала. Шушы көннәрдә мемориаль үзәктә ачылган фотокүргәзмәдә моңа кабат инандык.
Төрле елларда, төрле авторлар, район газетасы редакциясе журналистлары төшергән, күбесе газета битләрендә дә урын алган фотоларның һәрберсе – уникаль, һәрберсе – хәзинә. Алар төрле фонда, төрле ракурста, төрле фотоаппаратлар белән төшерелгән. Араларында хәтта моннан 87 ел элек ясалганнары да бар. Әйтик, 1932 елда төшерелгәнендә типографиядә эшләгән хезмәткәрләрне күрәбез. Билгеле, берсен дә белмибез, танымыйбыз. Хәер, бәлки якыннарыннан аларны танучылар да табылыр.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган, район газетасы редакциясе һәм мемориаль үзәк оештырган бу күргәзмә 2020 елның гыйнвар азагына кадәр эшләячәк.
Фоторәсемгә төшерү – үзе бер җитди, кызык процесс. Бүген бар да фотоаппарат белән эшли белә, телефонга төшерү дә кыен түгел. Әмма һәркем һәм һәрчак башкалар да кызыгып карарлык фотосурәт ясый алмый, моңа иң элек табигый һәм тоемлый белү сәләтле кирәк. Фотога төшерүнең үзенчәлекләре, серләре дә бар бит. Без, журналистлар, мәсәлән, хәрәкәт, эмоцияләр булган кадрларны яратабыз, шундый моментларны “эләктерергә” тырышабыз.
Район газетасында төрле елларда төрле фотографлар эшләгән. Һәркайсының үз почеркы булган. Шул чорның мөһим мизгелләрен, кешеләрен тарихка кертеп калдырганнар.
-Мин берничә ел район газетасы редакциясендә эшләдем, - ди бүген Лашманда яшәүче, озак еллар туган авылында балалар укытучы ветеран Камил Мәслахов. -Фотограф идем. Тәҗрибәм юк, фотога төшерүнең нечкәлекләрен белмим. Әмма олырак апалар, абыйлар киңәше белән бераз остардым. Фотограф эше, авыр, җаваплы булса да, кызык, әллә нинди вакыйгаларны, кешеләрне кадрга аласың. 1966 нчы елда бугай, Чирмешәндә, хәзерге универмаг янындагы урында нибары 10 метр арада юлга асфальт түшәделәр. Беренче асфальт. Мин шушы мизгелне фотога төшердем, дөрес, ул бүген сакланмаган. Башка бик күп рәсемнәр дә юк шул миндә, яшьлек беләндер, аларны җыймадым.
Элек фотога төшерү, аны ясау кыен иде, әле бит, газетада бастыру өчен, алардан Казанда формага саласы клище эшләтәсе - рәсемне тимергә төшерәсе бар, ул айлар буена сузыла, фото актуальлеген югалта.
Хәзер бу эш күпкә ансат, техника заманча. Газетадагы рәсемнәрне карап барам, алар элеккегедән күпкә сыйфатлы.
Рамга, стеллажларга урнаштырылган фоторәсемнәрдә хезмәт алдынгылары, кыр уңганнары, район, республика җитәкчеләре катнашындагы истәлекле вакыйгалар, бәйрәмнәр төшерелгән мизгелләрне күреп, үзеннән-үзе үткәннәрне күзаллыйсың яки инде таныш кадрларны, чорларны яңача бәялисең, чагыштырасың, уйланасың.
Күргәзмәгә куелган, бер үк А3 форматындагы ак-кара һәм төсле фоторәсемнәр ниндидер аерым тематикага юнәлдерелмәгән, алар үткән тормышыбызның төрле якларын чагылдыра һәм шуның белән кызыклы да. Әнә бит элеккеге фоторәсемнәрдә безгә таныш кайбер ветераннар бүген исән дә түгел, яшьрәкләр нык олыгайган, биналар башка төс алган, вакыйгалар искә төшерергә генә калган.
Күргәзмә ачылышында байтак кеше: район оешмаларында эшләүчеләр, ветераннар, район газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты.
-Мин редакциядә, телевидениебездә эшләгән елларны гел сагынып искә алам, коллективны юксынам, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова күргәзмәне ачу тантанасында чыгышында. -Газетабызны бүген дә яратып укыйм. Ә күргәзмәне оештыручыларга бик зур рәхмәт, бу бик яхшы, кирәкле проект.
-Бүгенге күргәзмә бәйрәм кебек зур чара. Газета, фоторәсемнәр – тарих, мәгълүмат чыганагы, аларда бик күп мизгелләр чагылдырыла, - диде элек районда төрле җаваплы урыннарда хезмәт куйган Миләүшә Батыршина. -Бер уңайдан, яңа залга күченгән мемориаль үзәк экспонатлары белән дә танышуым әйбәт булды.
Күргәзмәне оештыруга күп көч куйган, тарих белән чын-чынлап кызыксынучы белгеч – мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова исә мондый күргәзмәнең ешрак үткәрелүен теләде, редакция коллективына иҗади уңышлар теләде, чараны алып баручы буларак, газета белән бәйле элеккеге вакыйгаларны әйтеп узды, күп кешеләрнең исемнәрен атады.
Күргәзмәгә рәхим итегез!
Фото:Марат Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев