Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган?

Сорау-җавап

Быел хезмәт ветераннарына карата байтак кына өстәмә ташламалар кертелә, диләр. Аларга шифаханәләрдә бушлай дәвалану каралган,  транспорт салымыннан да азат итәләр, торак йортларына газ, ут һәм су санагычлары бушлай куелырга тиеш, дип Интернет челтәрендә язалар. Бу категориягә ия булган өлкән яшьтәгеләргә бирелгән ташламалар хакында аңлатып язсагыз иде.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Әлеге хат уңаеннан без районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында законның 5 маддәсендә хезмәт ветераннарына каралган өстенлекләр турында барысы да аңлаешлы язылган. Айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, норматив чыгымнарга карап, 50 процент күләмендә компенсация; телефонга түләгәндә субсидия; юл өчен шулай ук ай саен 605 сум, теш протезы куйдыру, ишетмәүне дәвалау бушка каралган, - диде Рушания Солтан кызы. – Законнарда ниндидер башка ташламалар турында яңалык, үзгәреш юк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев