Владимир Путин “Герой-ана” исемен гамәлгә куйды: әлеге исемгә лаек булучыларга 1 миллион сум бирелә
Бу исемгә лаек булучыларга 1 миллион сум биреләчәк.
Россия Президенты Владимир Путин “Герой-ана” исемен гамәлгә кую турында указны имзалаган. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.
“Россия Федерациясе гражданины булып торучы, ун һәм аннан күбрәк бала – Россия Федерациясе гражданнарын тудырып, тәрбияләп үстерүче анага “Герой-ана” исемен билгеләргә”, – диелгән документта.
Мондый исемгә лаек булучыларга бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә акча биреләчәк.
Президент шулай ук “Герой-ана” орденының тышкы рәвешен дә раслаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев