Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Үлгәннәр ни өчен төшкә керә?

Бер көнне әбием төшемә керде. Үлгәненә өч ел үтте инде. Авылга әбигә кайтканмын икән.

Өйдә кроватьтан башка әйбер юк. Шунда әби ята. Мин аптырап киттем, ләкин әбине күргәч сөендем. Янына барып кочакламакчы идем, ул мине туктатты. Ярамый сиңа минем янга килергә, ди. Ә минем шундый кочаклыйсым килде аны. Мин аңа ничек синең анда хәлләрең, дим. Ул бар да яхшы. Бер җирем дә авыртмый. Менә яткан урыным юешрәк, ди. Нәрсә эшлим соң әбием, ничек ярдәм итим, яныңа якын китермисең бит, дим. Бернинди ярдәм кирәкми. Кибеп бетәр әле. Бар кит моннан. Монда булырга ярамый сиңа, диде дә борылып ятты. Һәм мин уянып киттем. Әнигә, туганнарга күргән төшемне сөйләгәч, каберенә барып кайтырга булдык. Ә анда су утырып тора. Кар күп булды бит. Канау казып, кабереннән суны ерып җибәрдек. Менә нәрсәгә төшкә кергән булган икән.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев