Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Туфракка агрохимик анализ – уңдырышлылык күрсәткече

Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучы юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр үткәргәндә, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәргәндә стандартлар, тиешле кагыйдәләр һәм регламентларның үтәлмәү очракларын ачыкланган. Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре җирнең уңдырышлылыгының стандартлары һәм күрсәткечләре турында...

Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучы юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр үткәргәндә, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәргәндә стандартлар, тиешле кагыйдәләр һәм регламентларның үтәлмәү очракларын ачыкланган.


Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре җирнең уңдырышлылыгының стандартлары һәм күрсәткечләре турында тонык күзаллыйлар, җиргә ашламаларны авыл хуҗалыгы культураларының тукландыргыч элементларга булган ихтыяҗын исәпләмичә кертәләр. Югары уңыш алырга омтылып, хуҗалыклар ашламаны нормадан күбрәк кертәләр, шулай итеп туфракка да, табигать объектларына да зыян салалар.

Җирдән файдаланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечләрен белергә, аны практикада кулланырга тиешләр. Шуңа да җир участокларын вакытында эшкәртергә, җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итүче чаралар комплексын үтәргә, авыл хуҗалыгы продукциясен туфракка зыян китерми торган ысуллар белән җитештерергә кирәк.

Моның өчен эзлекле рәвештә (5 елга 1 тапкыр), туфрак составының үзгәрешен, авыр металлар, пестицидлар һәм башка төрле куркыныч матдәләр белән пычрану дәрәҗәсен билгеләү максатында, агрохимик тикшеренүләр үткәрү таләп ителә. Агрохимик тикшеренүләр уздыру өчен туфрак-агрохимик тикшеренүләр өлкәсендә аккредитация алган оешмалар белән килешү төзелә.

Туфрак ул кешене, терлекләрне азык-төлек, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итүче табигый байлык. Ул гасырлар һәм мең еллар буе барлыкка килгән. Шуңа да туфракны саклау муниципаль һәм дәүләт органнарының иң мөһим бурычларының берсе.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X