Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тәмле кычыткан ашы РЕЦЕПТЫ

Бакчада кычытканнар “борын төртә” башлады инде. Димәк, тиздән ашын пешерергә дә вакыт җитә. Белгечләр апрель ае кычытканын кулланырга кушмыйлар. Арчада яшәүче Гөлнур Фатыйховадан тәмле аш рецепты тәкъдим итәбез.

– Май кычытканы бик файдалы. Элегрәк кычыткан, вак яшел суган, укропларны турап, киптереп, кышын ашларга сибәр өчен дә куллана идем. Хәзер инде туңдыргычта саклап, каткан килеш тә кулланып була. Витаминнары саклана. Олылар кычыткан ашын майда берничә тапкыр ашап өлгерергә кирәк, диләр. Тик һәр нәрсәнең чамасы бар. Файдалы булса да, кан куерту үзлегенә ия булганлыктан, саклык белән кулланырга кирәк, – ди Гөлнур ханым.

Кычытканнан тавык шулпасы:

– Тавык шулпасы пешерәбез. Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, вак шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан чыгарган 1 кишер, ваклап туралган 1 зур булмаган суган, тәменчә тоз салабыз.

Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата- болгата шулпага агызабыз. Утын сундереп, 10 минут төнәтеп тотабыз. Бу вакытта ашның тәме ачылып китә. Табынга биргәндә янына катык, каймак куябыз.

Файдалы һәм бик тәмле аш. Кысыр аш дип әбиләребез итсез, суда гына пешкән ашны атый иде. Аны итсез дә пешерергә мөмкин. Бу очракта кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып алып салабыз. Кычыткан ашы өчен май аенда өлгергән яшь үсемлек яфраклары һәм сабагы кулланыла. Кычыткан картайганчы кулланырга мөмкин. Сонрак булса инде үсемлекнең очыннан гына бер 10 см тирәсе өзеп кулланабыз.

Сәрия Мифтахова

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев