Тмин мае кайсы авыруларны дәвалый?
Ярамаска мөмкин. Белгеч киңәше кирәк.
Кара тмин мае күп авыруларны дәвалый:
- ашказаны-эчәк авырулары (гастрит, энтероколит), ашказаны, эчәк тракты спазмнары;
- бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит);
- баш авыртуы;
- бөер-сидек юллары, җенес әгъзалары авырулары;
- буын авырулары, остеохондроз;
- йөрәк эшчәнлегенең функциональ бозылулары (кардионевроз), йөрәк тамырларының спазмы (ишемия, стенокардия), гомуми атеросклероз;
- күз, колак авырулары;
- невралгия, артралгия, миалгия, дерматозлар (тән тиресе авырулары);
- спазмнарга каршы һәм авыртуны басучы чара (табиб консультациясеннән соң, мәсәлән, эч авыртканда, ашыгыч рәвештә операция кирәк булырга мөмкин);
- төрле инфекцион авырулар (яхшы бактерицид чара, антибиотикларга чыдам микробларны үтерә);
- тын-сулыш юллары, үпкә авырулары;
- физик һәм акыл ару вакытларында.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев