Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат
Белеп торыгыз

Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат

Аңа быел июль аенда 65 яшь тулган иде.

Татарстаның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат. Бу хакта үзенең фейсбук аккаунтында улы Булат Фәйзуллин язган.

Тәслимә Фәйзуллинага быел июль аенда 65 яшь тулган иде.

Ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итте. Иң билгеле рольләре - Х. Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектаклендә Рәхилә, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында Гөлчирә, Н.Гыйматдинованың "Сихерче" әсәрендә Убыр, И.Грекованың "Тол хатыннан көймәсе"ндә Флюра, И.Юзеевның "Гашыйклар тавы"нда Ләлә.

Бүгенге көндә Тәслимә Низаминың ике спектакльдә рольләре бар иде - Н.Гыйматдинованың "Бер тамчы ярату" әсәрендә Рабига һәм Федерико Гарсия Лорканың "Өметсез хыяллар" спектаклендә Бернанда.

Фото: tinchurinteatr.ru

https://tatar-inform.tatar

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев