Татарстанда җылыта: буран һәм көчле җил көтелә
Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда һава температурасының җылынуы көтелә. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада төнлә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Көндез республиканың бөтен районнарында һәм Казанда буран булачак.
Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык булуы турында кисәтә синоптиклар. Төнлә – 6-11, көндез 1-3 градус салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев