Бүген Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак, республиканың кайбер районнарында буран көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көннең беренче яртысында томан фаразлана. Төнге температура -15..-20 градус тәшкил итте, көндез термометр баганасы -4 градуска кадәр күтәреләчәк, төньякта -12 градус көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан, аның тизлеге секундына 6-11 метрга җитәчәк. Шулай ук татарстанлыларны бозлавык турында кисәтәләр.
Нет комментариев