Татарстанда тагын  әбиләр чуагы киләчәк
Белеп торыгыз

Татарстанда тагын әбиләр чуагы киләчәк

2 – 6 октябрьдә Татарстанда кабат әбиләр чуагы була. Бу көннәрдә һава температурасы 16 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге синоптигы Александр Ильин.

«2 – 6 октябрь көннәрендә Татарстанда җылытачак. Һава температурасы кабат +13..+16 градуска күтәреләчәк. Бу чорда явым-төшемнәр көтелми, аяз һәм коры һава торышы булачак», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округының көньягында һава температурасы 20 градустан та югары була.

чыганак


Нет комментариев