Татарстанда рәттән 19 көн магнит давылы көтелә
Магнит давылы көчле булган көннәрдә баш авырту, хәлсезлек һәм депрессия күзәтелергә мөмкин.
Шулай итеп, җир планетасы апрель аеның буеннан-буена диярлек магнит давылы йогынтысында калачак. Давыл рәттән 19 көн котырачак. Шул сәбәпле баш авырту, хәлсезлек, күңел төшенкелеге барлыкка килергә мөмкин.
4-14 апрель аралыгында аеруча игътибарлы булу кирәк: бу чорда магнит давылы өзлексез булачак. Иң көчлесе 8 һәм 9 апрельдә көтелә: бу чорда көнозын диярлек магнит давылы көче максималь күрсәткеч – 6 балл дәрәҗәсендә сакланачак. Магнит давылы, 3 көнлек тәнәфестән соң 17 апрельдә кире кайтып, 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев