Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда майның икенче яртысына һава торышын фаразладылар

Майның киләсе декадасында Татарстанда температура нормадан 3 градуска түбәнрәк булачак дип фаразлана. Ләкин көндез термометр баганалары +15..+20 градуска җитәчәк. КФУның метеорология һәм табигатьтән файдалану кафедрасы доценты Тимур Әуһәдиев язның өченче аеның икенче яртысына шундый фараз ясады.

Шул ук вакытта ул якындагы көннәрдә төнлә температура 0 градуска төшәргә мөмкин дип кисәтте. Бу җомгада, 17 майда, республикада явым-төшем көтелә. Әмма тулаем алганда һава торышы аяз булачак.

Май синоптиклар фаразлаганнан күпкә салкынрак булды. Татарстанда мондый салкын соңгы тапкыр 1999 елның маенда күзәтелгән. Шул ук вакытта Әүһәдиев гадәттә климат нормасының артып китүен күздә тотучы аномалияләр булуы, соңгы елларда салкын буенча рекордларның сирәгрәк күзәтелүе турында әйтте.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев