Татарстанда көчле яңгырлар көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда көчле яңгырлар көтелә

Синоптиклар татарстанлыларны һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтә.

Иртәгә, 22 июльдә, Татарстанда һәм Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән көчле яшенле яңгырлар, тизлеге 15-20 метр секундка җитүче көчле җил булуы фаразлана. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да бар. Температура төнлә 15-21, көндез 24-31 градус җылы булачак.

23 июльдә көндез 21-26, 24ендә көндез 19-24 градус җылы булачак. Татарстанның үзәк һәм көнчыгыш районнарында тотрыксыз һава торышы саклана.

чыганак


Нет комментариев