Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Татарстанда карның кайчан туктаячагын әйткәннәр

Республикада суык ялларга алмашка карлы яңгырлар килде.

Татарстанда яшәүчеләргә карсыз суык ялларны карлы-яңгырлы һава торышы алыштырды. Бүген – 16 декабрьдә Татарстанда һәм Казанда термометрның терекөмеш баганасы -2 градустан түбәнгә төшмәячәк. Әмма җил аркасында (секундына 8 метрга кадәр) урамда суыграк тоела.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, сишәмбе – 17 декабрьдә дә кар-буран дәвам итәчәк. Һава температурасы көндез -2, төнге сәгатьләрдә -6 градус тәшкил итәчәк. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кар көтелми. Әмма инде җомгада Татарстанның асылда барлык районнарында янә кар көртләре пәйда булачак.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев