Татарстанда яшәүчеләрне яшен һәм көчле җил турында кисәттеләр
Белеп торыгыз

Татарстанда яшәүчеләрне яшен һәм көчле җил турында кисәттеләр

Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Яшенле яңгыр, җил секундына 15-20 метр тизлектә фаразлана. Шул ук вакытта эсселек сакланачак.

14 августта, республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Сишәмбе, 15 августта, республикада кабат кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил фаразлана. Көндез һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак

 

 


Нет комментариев