Татарстанда яңгырлар көтелә, температура бераз төшәчәк
Бүген Татарстанда дымлы, болытлы һәм аномаль җылы һава торышы саклана, әмма температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе көнне республика өстендә күк йөзе болытлы булачак. Бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, яңгырлар ява.
Тизлеге секундына 8-13 метр булган көньяк-көнбатыш җиле фаразлана, ул вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны белән, ТР башкаласын да кертеп, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Җылы төннән соң (+3..+8 градус ) көндез Татарстанда һава +6.. +11 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев