Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда яңгыр, томан, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Бүген, 26 мартта, көньяктан килгән циклон Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Температура фоны бераз төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы фаразлана. Явым-төшем 3 миллиметрдан 8 миллиметрга кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.

Җил юнәлешен көньяктан төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 3-8 метрдан 7-12 метрга кадәр артачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев