Татарстанда һава торышы начарая
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда янәдән һава торышының начараюы көтелә.
Республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге җил белән яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда – 3 сентябрьдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә).
Моннан тыш, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның аерым районнарында томан төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев