Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда һава температурасы нормадан 7–9 градуска югары булачак

Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, бу араларда һава температурасы нормадан 7–9 градуска югары булачак.

 Көндез термометрның терекөмеш баганасы +31…+36 градуска кадәр күтәреләчәк. Шимбә – 6 июльдә көнбатыш районнарда кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып узачак. Якшәмбе – 7 июльдә һава температурасы бераз төшеп, көндез +25…+30 градус чикләрендә тирбәләчәк. Яшенле яңгырлар көтелә.

Синоптиклар фаразына караганда, июль аенда республикада айлык уртача һава температурасы нормадан (+19,9 градус) 1 градуска югарырак булачак.

Сүз уңаеннан, Җир шарында һава температурасы күтәрелүнең төп сәбәбе кеше эшчәнлегенә бәйле. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильдфанд шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, моны Эль-Ниньо яки Ла-Нинья кебек табигать күренешләренә сылтау дөрес түгел. Синоптик сүзләренә караганда, климат иң элек һавада парник газлары күбәюгә бәйле. «Хәзер хәтта атмосферага углекислый газ чыкмый башласа да, һавадагы күләме икеләтә кимесен өчен 30 ел вакыт кирәк. Шуңа күрә Җир йөзендә температура барыбер артачак. Иң мөһиме – аның салмак кына үсүе», – дигән фикердә ул.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев