Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Татарстанда һава температурасы +28 градуска кадәр җитәчәк

Соңгы араларда Татарстанның антициклон йогынтысында калуы сәбәпле, явым-төшемсез җылы һава күзәтелде.

Алдагы тәүлектә – 19 сентябрьдә антициклон тәэсире саклана, явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Көндез һава температурасы +18….+23, төнлә +3…+8, көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Антициклонның көнчыгышка чигенүе сәбәпле, ялларда – 20-21 сентябрьдә республика төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон йогынтысында калачак. Шуңа күрә аз гына яңгырлар көтелә. Якшәмбе – 21 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +16…+22 градус күрсәтәчәк. Урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнге сәгатьләрдә +6…+12 градус.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында – 22-23 сентябрьдә республика территориясенә янә антициклон үтеп керәчәк. Һава температурасы күтәрелеп, 22 сентябрьдә көндез +18…+23, 23 сентябрьдә +23…+28 градуска кадәр җитәчәк.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев