Татарстанда буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре була
Белеп торыгыз

Татарстанда буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре була

Җомга көнне, 13 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы була, кар һәм җепшек кар явачак.

Иртән һәм көндез урыны белән буран булырга мөмкин, секундына 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Шулай ук күз күреме начарлана.

Төнлә һава температурасы −8..−3, ә көндез −6..−1 градус була.

чыганак


Нет комментариев