Татарстанда атна ахырына кадәр яшен, яңгыр һәм 34 градуска кадәр эссе көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда атна ахырына кадәр яшен, яңгыр һәм 34 градуска кадәр эссе көтелә

Республикада атна ахырына кадәр эссе көтелә. Һава температурасы көндез +34 градуска җитәчәк. ТР Гидрометеорология үзәге шулай ук яңгырлар, яшен һәм көчле җил фаразлый.

Кыска вакытлы яңгырлар (аерым районнарда – яшенле һәм җилле) республикада шулай ук сишәмбе һәм чәршәмбе, 15 һәм 16 августта көтелә. Төнлә +13 градустан +20 градуска кадәр, көндез +25 тән +31 градуска кадәр фаразлана.

Кыска вакытлы яшенле яңгыр 17 августта төнлә дә булачак, ди синоптиклар. Һава температурасы +14 градустан +19 градуска кадәр. Көндез явым-төшем тукталачак, һава +27 ..+32 градуска кадәр җылыначак.

Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, җомга, 18 августта яңгырлар көтелми, көндезге һава температурасы +29..+34 градуска җитәчәк. Кыска вакытлы яңгырлар (аерым районнарда – яшенле) 19 августта булырга мөмкин. Һава температурасы +26.. +31 градустан артмаячак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эсселек аркасында урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 18 августка кадәр дәвам итәчәк.

чыганак

 


Нет комментариев