Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда апрель аенда өстәмә ял көне булачак

Чәршәмбе – 10 апрельдә Татарстанда яшәүчеләр ял итәчәк: республикада Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле Указга кул куйган.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм алдыннан – 9 апрельдә эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. Исегезгә төшерәбез: быел республикада Ураза бәйрәме – 10 апрельдә, Корбан бәйрәме – 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Республика законнары буенча, ял көннәре бу. Әмма Корбан бәйрәме якшәмбегә туры килә.

Димәк, өстәмә ял көне булмаячак: Татарстанның ял көннәренә туры килгән бәйрәм көннәре күчерелми.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев