Татарстанда 2 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда 2 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

Бүген, 8 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, температура бераз күтәреләчәк.

Республикада күк йөзе болытлы, көндез аязучан булачак. Урыны белән төбәк буенча бераз кар явачак.

Җил көнбатыштан исәчәк, ул 5-10 м/с ка кадәр көчсезләнәчәк.ТР башкаласын да кертеп, кайбер урыннарда юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге -1, -6 градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава -1, +2 градуска кадәр җылыначак (Казанда — 0, +2 градуска кадәр).

чыганак


Нет комментариев