Татарстан халкын март аенда берьюлы ике озын ял көннәре көтә
Атнасына биш көн эшләүче Татарстан халкын март аенда берьюлы ике озын ял көннәре көтә.
Беренче озын яллар 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле. 8 Март якшәмбегә туры килү сәбәпле, өстәмә ял көне эш көненә – 9 мартка күчерелә.
Республика халкын икенче өч көнлек ял 20 марттан 22 мартка кадәр көтә. Татарстанда Ураза бәйрәме (20 март) – рәсми ял көне. Шуңа бәйле рәвештә алдагы көн, 19 мартта, кыскартылган эш көне булачак.
Шулай итеп, язның беренче аенда татарстанлыларны барлыгы 20 эш көне һәм 11 ял көне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев